news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыларның август киңәшмәсе Алабуганың яңа полилингваль мәктәбендә узачак

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы Минтимер Шәймиев инициативасы буенча төзелде.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Быел педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе утырышы 14 августта Алабугада «Адымнар — Алабуга» яңа күптелле белем бирү комплексында узачак. Анда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы быел «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән» илкүләм проектларын, шулай ук алты федераль дәүләт программасын тормышка ашыруда катнаша.

Агымдагы елда республикага җәлеп ителгән акчаларның гомуми күләме «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру хисабына 1,5 млрд сум, «Мәгариф» илкүләм проекты — 2,2 млрд сум тирәсе, «Фән» илкүләм проекты — 449,9 млн сум һәм федераль программалар — 860,4 млн сум тәшкил итә.

«Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк катнашачак», — диелә хәбәрдә. Киңәшмәнең темасы: «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе».

Утырышта катнашучылар мәктәпкәчә һәм мәктәп белеменең сыйфатын күтәрү, һөнәри белем бирүне үстерү, балаларга өстәмә белем бирүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм нәтиҗәлелеге һәм башка мәсьәләләрне караячак.

1224 урынга исәпләнгән «Адымнар — Алабуга» полилингваль мәктәбе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән белем бирү комплексларын төзү проектына керә. Мондый оешмаларда укыту өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100