Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ студентларына уку өчен кредит алу мөмкинлеге бирелә
Чара пандемия вакытында студентларга ярдәм сыйфатында оештырылган.
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Хезмәт стажы булмаган КФУ студентлары өчен белем алуга кредит ал умөмкинлеге бар. Әлеге чара пандемия вакытында студентларга ярдәм итү сыйфатында кертелгән. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Укуга кредит алырга теләгән һәр укучыга КФУ беренче ел өчен процент ставкасының 5 процентын каплаячак», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Кредит рәсмиләштерү өчен студенттан хезмәт стажы таләп ителми. Бердәнбер шарт — укучы 14 яшьтән 75 яшькә кадәрге кеше булырга тиеш. Кредит срогына уку вакыты, аннан өч ай эш эзләү керә һәм бөтен сумманы 10 ел эчендә түләп бетерергә тиеш була. Айлык түләүне вакытыннан алда түләргә мөмкин.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы КФУга өстәмә рәвештә 180 бюджет урыны бүлеп бирелгәнлеге турында хәбәр иткән иде. Яңа уку елына бюджет урыннарының гомуми саны 5510 булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз