Галимова: Медицина университетының бер студенты да Covid-19 «пычрак зонасына» эләкми

Йогышлы авырулар хастаханәсендә студент-табиблар өчен медицина практикасы каралмаган.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Казан дәүләт медицина университеты студентларына яңа коронавирус инфекциясен турыдан-туры дәвалау зонасында эшләүгә юл куелмаячак. Бу хакта атналык брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Күптән түгел генә мин медицина университеты ректоры белән сөйләштем, ул мине медицина югары уку йортының бер генә студенты да «пычрак зонага» эләкмәячәгенә ышандырды», — дип сөйләде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, практика узучы барлык студентлар да уку йорты боерыгы нигезендә бүленгән. Шул ук вакытта студентларның йогышлы авырулар хастаханәсендә, вирусның турыдан-туры чыганагында эшләве каралмаган, дип өстәде ул.

Элегрәк «Татар-информ» медицина белгечлекләре буенча укучы Казан федераль университеты студентлары югары уку йорты клиникаларында практика узачаклар, дип хәбәр иткән иде. Аларны коронавирус белән авыручыларны дәвалый торган хастаханәләргә җибәрергә җыенмыйлар.