Болгариядә "Идел буе Болгар дәүләте: тарих һәм цивилизация" темасына халыкара фәнни чара һәм Сабан туе була

Аннан Татарстан да читтә калмый

 (Казан, 7 май, "Татар-информ"). 19-22 майда Болгариядә Сабан туе һәм "Идел буе Болгар дәүләте: тарих һәм цивилизация" темасына халыкара фәнни түгәрәк өстәл үткәреләчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты http://tatar-congress.org хәбәр иткәнчә, 20 майда Софиядәге Рус мәдәни-мәгълүмати үзәгендә булачак гомумболгар фикерләшүенә әйдәп баручы Болгар галимнәре, мәдәният, цивилизация, тарих һәм болгар җирләре археологиясе өлкәсендәге тикшеренүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, музейчылар, язучылар, сәнгать әһелләре, наширләр чакырулы. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карамагындагы Төбәкне өйрәнүчеләр советы рәисе, академик, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһановның доклад белән чыгыш ясавы, презентация үткәрүе, "Мең елдан соң Әхмәд ибн Фадлан юлы буйлап (Идел буе Болгар дәүләтеннән мөселман Шәрык илләренә илткән сәүдә юлларын реконструкцияләү буенча "Сафир" экспедициясе нәтиҗәләре)" фильмын тәкъдим итү планлаштырылган.

Болгариядәге русларның us.bg сайты ачыклык керткәнчә, теләсә кем катнаша ала торган ачык чара - Сабан туе ЮНЕСКО канаты астында һәм Россиянең Болгариядәге Илчелеге ярдәмендә Софиянең Көньяк паркында (Южен парк) 21 май көнне сәгать 10да башлана. Барлыгы 10 мең кв.м мәйданда „Петко Тодоров” һәм „Гоце Делчев” бульварларында үткәрелә. Анда профессиональ иҗат коллективлары, татар һәм башкорт эстардасы йолдызлары, Болгариянең болгар милли коллективлары чыгыш ясый.

Спорт зонасында билбаулы көрәш, канада көрәше, гер күтәрү, халык уеннары уздырыла, балалар өчен дә кызыклы чаралар карала. Җиңүчеләргә бүләкләр әзерләнгән.

Халык һөнәрчелеге чатырларында татар, башкорт, рус, болгар, казакъ милли стильләрендә кулдан әйбер ясарга өйрәтергә ниятләнә.

Көн дәвамында җыр-биюләр халыкның күңелен күтәреп торачак. Татар аш-су осталары чәк-чәк, өчпочмак, пылау, ит ризыклары, руслар пилмән, салатлар, туңдырма, квас, болгарлар исә үз милли ризыкларын тәкъдим итмәкче. Китап, истәлек бүләкләре сәүдәсе оештырыла.

Софиядә халыкара фәнни түгәрәк өстәл һәм Сабан туе Болгариядәге татар диаспорасы һәм аның башкаласындагы "Волжски Булгари" иҗтимагый үзәге башлангычы, аерым алганда, Болгария Халык Җыены (парламенты), ЮНЕСКОның Болгариядәге илкүләм комиссиясе, Россия Федерациясенең Болгариядәге Илчелеге һәм БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча, һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыгының (Россотрудничество) Болгариядәге вәкиллеге Россия мәдәни-мәгълүмати үзәге ярдәме белән оештырыла.