Казан университетының Алабуга филиалы онлайн режимда Ачык ишекләр көне уздыра

Җитәкчелек, белгечләр, факультет деканнары кабул итү буенча барлык сорауларга җавап бирәчәк.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). 12 апрельдә Казан федераль университетының Алабуга филиалы онлайн режимда Ачык ишекләр көне уздыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Җитәкчелек, белгечләр, факультет деканнары кабул итү буенча барлык сорауларга җавап бирәчәк.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.