Казанда укучыларның физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре ачыклана

Анда Россиянең 62 төбәгеннән 300ләп өлкән сыйныф укучысы катнаша

 Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). 11-17 апрель көннәрендә Казанда укучыларның физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше уздырыла. Анда Россиянең 62 төбәгеннән 300ләп өлкән сыйныф укучысы катнашыр дип көтелә.

Татарстан данын спортта һәм олимпиаданың төбәк этабы теоретик турында югары күрсәткечләргә ирешкән 15 кеше яклаячак. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше 2 турдан гыйбарәт: беренчесендә катнашучылар теоретик-методик, икенчесендә практик биремнәр үти. Олимпиаданың барлык чаралары Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясе базасында уздырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.