Казанда “Халыклар һәм төбәкләр язмышында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы” дип исемләнгән фәнни конференция уздырыла

Анда Россия, Польша, Латвия, Молдова, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һ.б. ил тикшеренүчеләре катнашыр дип көтелә

 (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). 9-10 апрель көннәрендә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Халыклар һәм төбәкләр язмышында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы” дип исемләнгән фәнни конференция уздырыла. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Анда фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешмалары вәкилләре, Россия, Польша, Латвия, Молдова, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һ.б. илләрнең югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашыр дип көтелә.

Конференция барышында сугыш еллары, Икенче Бөтендөнья сугышы, аның состав өлеше буларак, Бөек Ватан сугышы фронтлары тарихларын, төбәкләрнең сугыш чоры икътисады, мәдәнияте, көндәлек тормышын, экстремаль шартларда хакимият, җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәтләре трансформациясен өйрәнүнең методологик, тарихи һәм чыгынакларга бәйле мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Чара 10.00дә башлана, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте.