Кадет мәктәбе укучысы “Дружба“ пычкысыннан кар көрәү җайланмасы ясаган

Үсмер технология буенча район олимпиадасында да беренче урынны яулаган

 (Казан, 7 март, “Татар-информ”). Чирмешәндәге кадет мәктәп-интернатының 10нчы классында белем алучы Игорь Иванов бензин белән эшли торган “Дружба“ пычкысыннан һәм иске газ балоныннан кар көрәү җайланмасы ясаган. Бу эштә аңа укытучысы Рәфис Хөснетдинов та ярдәм иткән.

Үсмер кечкенәдән үк техника белән мавыга. Махсус журналлар укый, интернеттан да гел шул юнәлештәге материаллар белән кызыксына, аеруча физика һәм химия фәннәрен ярата. Игорь технология буенча район олимпиадасында да беренче урынны яулаган.

“Буш вакытымда да төрле электросхемалар төзергә яратам. Кайчакта дусларым, танышларым мотоцикл ремонтларга чакыра, аларга да ярдәм итәм”, – дип сөйләгән яшь “кулибин“ “Безнең Чирмешән” газетасы хәбәрчесенә.