Лубян көллияте студентлары "Яшь һөнәрчеләр" төбәк чемпионатында призлы урыннар алды

Студентлар "Ландшафт дизайны" буенча үз осталыкларын сынады

(Кукмара, 7 февраль, "Татар-информ", “Хезмәт даны”). Казанда "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkills) стандартлары буенча төбәк чемпионаты узды. Эшче һөнәрләр чемпионатында кукмаралылар да актив катнашты, дип хәбәр итә районның “Хезмәт даны” газетасы.

Лубян урман-техник көллиятеннән ике команда "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча үз осталыгын күрсәтте. Көллиятнең 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина – беренче, 4 курс студентлары Александр Блохин һәм Ангелина Толмачева икенче урыннарны яулады.

Студентларны бәйгегә көллият директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Наил Сираҗетдинов һәм укытучы Наталья Сираҗетдинова әзерләде.