news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узмаган 30 укытучы эштән азат ителгән

Республикада 11 октябрьдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация кертелде.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясатмаган 30 укытучы эштән азат ителгән. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Instagram социаль челтәрендә оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте.

«Мәҗбүри вакцинация турында карар бар. Ә мәктәп хезмәткәрләре балалар белән эшли. Мәгариф системасы дисциплина, тәртип, чисталык, гаделлек һәм ачыклыкны ярата. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, үзегезгә һәм мәктәп администрациясенә проблемалар тудырмыйча, вакцинация узыгыз», — диде мәгариф һәм фән министры.

Татарстанда 11 октябрьдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация кертелде. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе карары нигезендә, 7 декабрьдән башлап, Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның икенче дозасын алмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш. Бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100