news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Беренче курс студенты көне» шәһәр фестивале лауреатларын бүләкләделәр

Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар мәхәббәте» исемен Казан дәүләт энергетика университетының «Сдвиг по фазе» СТЭМы алды.

Казанда «Беренче курс студенты көне» шәһәр фестивале лауреатларын бүләкләделәр
mon.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). 4 декабрьдә Казанда «Беренче курс студенты көне» шәһәр фестивале гала-концерт белән тәмамланды. Биредә югары уку йортлары арасындагы конкурс лауреатларын – уку йортларының кече һәм зур төркемнәрендә платин өчлеген, шулай ук «Тамашачылар мәхәббәте» махсус номинациясендә призга ия булучыларны атадылар. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел фестивальдә Казанның югары уку йортларыннан 12 меңнән артык студент катнашты, ә тамашачылар саны 40 меңнән артып китте. Беренче курс студентлары җиңү өчен 5 юнәлештә көрәште: музыкаль, бию, театр, оригиналь жанрда һәм журналистикада.

Махсус номинацияләр – «ТАССРның 100 еллыгы темасына иң яхшы номер», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы номер», шулай ук тамашачылар симпатиясе призы - «Тамашачылар мәхәббәте» кертелгән иде.

Кече төркемдә ТИСБИ идарә университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан кооператив институты коллективлары бүләкләнде. Зур төркемдә платина өчлегенә Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты керде.

Югары уку йортлары коллективларына бүләкләрне Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов тапшырды. Концерт вакытында барган онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар мәхәббәте» исемен 475 тавыш җыйган Казан дәүләт энергетика университетының «Сдвиг по фазе» СТЭМы алды, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100