Сызраньда татар телен өйрәнү төркемнәренә укучылар җыялар

Курслар Татар мәдәнияте үзәгендә була.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәр округының Татар милли-мәдәни автономиясе татар телен өйрәтү төркемнәренә укучылар җыюны дәвам итә.  Бу хакта Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясенә сылтама белән Самара татарлары сайты хәбәр итә.Курслар Татар мәдәнияте үзәгендә (Сызрань шәһәре, Степан Разин урамы, 26) оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.Теләге булган һәркем татар телен өйрәнергә килә ала.