Татарстан укытучылары Финляндия тәҗрибәсе белән таныша, чиратта - Бөекбритания

Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре делегациясе, Финляндиянең уникаль белем бирү системасы белән танышу максатыннан, әлеге илдә булып кайтты

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ). Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре делегациясе, Финляндиянең уникаль белем бирү системасы белән танышу максатыннан, әлеге илдә булып кайтты.

Делегация составында 2013 нче елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты алган Спас, Кукмара, Мамадыш, Арча, Менделеевск, Балтач муниципаль районнары һәм Казан, Яр Чаллы, Лениногорск шәһәрләре гомумбелем мәгариф оешмалары директорлары бар иде.

Татарстан Республикасы делегациясе, Финляндиянең мәгариф учреждениеләрендә булып, фин коллегалары белән очрашты, дәресләр карады. Эшчәнлек барышын күзәтеп, алар ирешкән уңышлар белән танышты. Мәгълүм булганча, Финляндия мәгариф системасы югары сыйфат күрсәткечләренә ирешкән һәм Европада иң яхшы мәгариф системасы булып танылган ил. Бу гаҗәп түгел, чөнки Финляндиядә укытучы һөнәре иң абруйлы, иң иҗади һәм иң әһәмиятле һөнәрләрдән санала

2014 нче елның гыйнварында Бөекбритания мәгариф системасы белән якыннан танышу максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың иң яхшы мәктәп директорларын Бөекбританиягә җибәрергә ниятли, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.