Идел буе - Урал итәге халыкларының тарихи язмышлары хакында галимнәр илкүләм сөйләшү уздыра

Казанда Тарих институты шуның буенча фәнни конференция була

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Идел буе һәм Урал итәге халыкларының тарихи язмышлары (XVI гасыр-XVIII гасыр башы)” – шундый темага Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Бөтенроссия фәнни конференция уздыра.

Фикер алышуга төбәктә идарәнең яңа системасы урнашуы һәм үсеше, этносоциаль процесслар, хакимиятләрнең конфессиональ һәм милли сәясәте, төбәк халыкларын күчерү һәм демография, халыкларның үзара мөнәсәбәтләре һәм багланышлары мәсьәләләре, Идел-Урал халыклары тарихы фәне тарихы һәм аларның тарих, мәдәният буенча чыганаклары, тарихи топонимика һәм лексикография мәсьәләләре һ.б. темалар чыгарылган.

Бу хакта ТФА хәбәр итә.