Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дания Заһидуллина: "Татар теленең хәле ничек?" дип, һава торышы сораган кебек сорашалар
Татарстан Фәннәр Академиясендә татар теленең киләчәге хакында сөйләшәләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә Татарстанның Фәннәр Академиясендә "Конституция: дәүләт һәм туган телләрне укытуда хокуклар һәм гарантия" дигән түгәрәк өстәл үз эшен башлады.
"Соңгы айларда күтәрелгән татар теле мәсьәләсе бөтенебезне борчый. Миннән көнгә йөзәр тапкыр "Татар теле белән хәлләр ничек?" дип сорыйлар. Бу хезмәттәшләремне дә, галимнәрне, укытучылар һәм ата-аналарны, студентларны да борчый. Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов әйткәндәй, һәр көн саен татар теле турында сорау, "һава торышы ничек?" дип сорашу белән бер. Татар теле безне генә түгел, төрле милләт кешеләрен борчый. Без аны хәл итәргә тиеш. Бердәм нәтиҗәгә килергә кирәк безгә. Без монда шуның өчен җыелдык та",- диде Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты Дания Заһидулина.
Түгәрәк өстәл эшенә 30лап спикер чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз