Башкорт дәүләт университеты галимнәренең ачышы турында халыкара журналлар язып чыккан

Nature һәм Nature Genetics журналларында өч мәкалә дөнья күргән.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Nature һәм Nature Genetics журналларында өч мәкалә дөнья күргән. Аның автордашлары: Башкорт дәүләт университетының генетика һәм фундаменталь медицина кафедрасы хезмәткәрләре: кафедра мөдире, Россия Мәгариф академиясе мөхбир-әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы Эльза Хөснетдинова һәм кафедра доценты Дарья Прокофьева. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Ике абруйлы фәнни басмада дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләре сөт бизе яман шеше генетикасын өйрәнү буенча BCAC (Breast Cancer Association Consortium) һәм аналык бизләрендәге яман шеш генетикасын өйрәнү буенча OCAC (Ovarian Cancer Association Consortium) халыкара Консорциумнары казанышы булып тора. Анда алты континенттагы 300 учреждениедән 550 тикшеренүче катнаша, алар арасында Башкорт дәүләт университеты галимнәре дә бар.