Азнакай командасы JuniorSkills стандартларына нигезләнгән сайлап алу ярышларында җиңде

4 ноябрьдә Азнакай шәһәренең 4 нче Лицеенда прототипирование буенча JuniorSkills стандартларына нигезләнгән сайлап алу ярышлары узды.

(Азнакай, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай командасы JuniorSkills стандартларына нигезләнгән сайлап алу ярышларында җиңде, дип яза район газетасы. 

4 ноябрьдә Азнакай шәһәренең 4 нче Лицеенда прототипирование буенча JuniorSkills стандартларына нигезләнгән сайлап алу ярышлары узды.

Азнакай командасы I нче урынга лаек булды. Икенчелекне Яр Чаллы шәһәре укучылары яулады. III урынга Бөгелмә командасы чыкты, дип хәбәр итә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе.

Аннан алдагы көнне, 3 ноябрьдә, Түбән Кама шәһәрендә лаборатор һәм химик анализ буенча JuniorSkills стандартларына нигезләнгән сайлап алу ярышлары узды.