Татарстанның ел укытучысы Россия укытучыларының иң яхшы бишлегенә эләккән

Ул - Казанның 2 нче лицей-интернаты укытучысы.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанның 2 нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин Россия укытучыларының иң яхшы бишлегенә кергән. Бу хакта "Корстон" комплексында Укытучы көненә багышлап уза торган тантанада игълан иттеләр. Аларны Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин тәбрикләгән.