“Ел укытучысы-2017" дип Санкт-Петербург мөгаллиме табылды

Бәйге җиңүчеләренә "Бәллүр пеликан" статуэткасын Россия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец тапшырды.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Казандагы 2 нче номерлы лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин ил күләм "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең җиңүчеләренең берсе, ягъни кече “Бәллүр пеликан” статуэткасы иясе булды.

Абсолют җиңүне Санкт-Петербургтагы 116нчы гимназиядә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илья Демаков яулаган. Финалга чыгучылар арасында шулай ук Ульян өлкәсендәге Димитровград шәһәренең 16нчы номерлы лицеенда рус теле һәм әдәбияты укыткан Анастасия Мигачева, Самарадагы Советлар Союзы Герое Губанов исемендәге 132нче номерлы мәктәпнең математика укытучысы Владимир Пономаренко һәм Мәскәүдәге 171нче мәктәпнең биология укытучысы Иван Смирнов бар.

“Интерфакс" язганча, бәйге җиңүчеләренә "Бәллүр пеликан" статуэткасын Россия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец тапшырды. Бүләкләү тантанасы кичә, Укытучылар көнендә, Дәүләт Кремль сараенда узды.

Вице-премьер Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев юллаган котлауны укыган, җиңүчеләргә рәхмәтен белдергән. Шулай ук ул ил укытучыларына яңа иҗади уңышлар теләгән.

Билгеләп үтик, агымдагы елда "Ел укытучысы" бәйгесенең федераль этабында илнең барча төбәгеннән 85 педагог катнашты. Анда 15 укытучы лауреат булды.