Алабугада төзекләндерелгән мәктәп, спорт мәйданчыгы һәм балалар бакчалары ачылды

Спорт мәйданчыгында беренче футбол матчы узды.

(Алабуга, 6 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада төзекләндерелгән мәктәп, спорт мәйданчыгы һәм балалар бакчалары ачылды.Ремонт эшләренең тәмамлануын укытучылар да, яшь алабугалылар да түземсезлек белән көткән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Өй туйлары» Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбеннән башланды. Әлеге бай тарихлы мәктәп Алабуганың гына түгел, бөтен республиканың да горурлыгы булып тора. Район җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, анда белем алучы балалар гомерлеккә сәнгать белән бәйләнгән, алар дөньяны күпкә нечкәрәк кабул итә.

Мәктәп урнашкан бинага инде 60 елдан артык һәм бу аны төзегәннән соң беренче капиталь ремонт булды. Элек анда нефтьчеләр уку комбинаты урнашкан булган, ләкин 1972 елда икенче һәм өченче кат яшь музыкантларга бирелгән. Моннан ундүрт ел элек, уку комбинаты башка бинага күчкәч, өч катны да музыка мәктәбе алып тора башлый.

Бу көнне файдалануга тапшырылган тагын бер объект — 3нче мәктәп территориясендә мини-футбол буенча универсаль спорт мәйданчыгы. Ул Татарстан муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән. Аның мәйданы — 800 квадрат метр.

Ачылудан соң ук биредә беренче футбол матчы узды. Әлеге мәйданчыктан тыш, 2020 елда «Урман әкияте» лагере территориясендә волейбол-баскетбол мәйданчыгы да төзелде.

18нче санлы «Карлыгач» балалар бакчасы да янә үз ишекләрен ачты. Бүген анда 120 бала йөри. Балалар һәм аларның әти-әниләре билгеләп үткәнчә, алар ремонт төгәлләнүен түземсезлек белән көткән, чөнки бу вакыт эчендә башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрергә мәҗбүр булганнар. Ачык, якты төсләргә буялган фасад, песи рәсемнәре төшерелгән гадәти булмаган линолеум һәм яңартылган төркемнәр шунда ук игътибарны җәлеп итә.

Шулай ук быел тагын ике мәктәпкәчә учреждение — Танайка авылындагы һәм шәһәрнең 13нче санлы балалар бакчалары яңартылды. Сүз уңаеннан, үзенчәлекле балалар йөри торган 13нче бакчага яңа җиһазлар да кайтарылган, бу — республика башкаласыннан хәйрия фонды бүләк иткән 3 интерактив панель һәм комлыклар