Татарстанда рус теле һәм математикадан 293 укучы чик баллга ирешә алмады

73 бала 100 балл җыйган

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханы буенча нәтиҗәләр турында хәбәр итте.

Быел Татарстан укучылары БДИны 13 предмет буенча – рус теле, математика, рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, Россия тарихы, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз), информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) тапшырды.

Рус теленнән - 26 340, математикадан - 25 959, рус әдәбиятыннан - 960, физикадан - 5 399, химиядән - 2 074, биологиядән - 3 277, географиядән - 272, Россия тарихыннан - 3 119, җәмгыять белеменнән - 11 196, чит телләрдән (инглиз, немец, француз) – 1477, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) 1 281 укучы сынау тотты.

2010 елда уртача баллар, узган елга караганда, югарырак. Аерым алганда, рус теленнән – 58, математикадан – 45,1, җәмгыять белеменнән - 54,9, физикадан - 50,7, биологиядән - 58,4, географиядән - 55,7, Россия тарихыннан - 50, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) 67,3 балл булган.

Рус теленнән укучыларның – 2,3% , математикадан – 2,7%, җәмгыять белеменнән - 4,1%, физикадан - 5,2%, биологиядән - 2,9%, географиядән - 4,4%, Россия тарихыннан - 9%, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) 4,9%ы минималь балл да җыя алмады. Барлык укучыларга тапшыру мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан 293 укучы чик баллга ирешә алмады. 2009 елда 945 кеше минималь баллны җыя алмады.

Быел республикада 100 балл җыйган укучылар саны да арткан. Узган елда мондыйларның саны 46 булса, 2010 елда 73кә җиткән. Иң күп 100 балл җыючылар рус теленә туры килә. Бу предмет буенча 40 укучы югары нәтиҗәгә ирешкән.