Мәктәп - яңа компьютерлар, укытучылар ноутбук белән 20 августка тәэмин ителеп бетәргә тиеш

Өч ел эчендә республика мәктәпләре тулысынча яңа компьютер техникасы белән җиһазландырылачак, барлык укытучыларга да ноутбуклар биреләчәк

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Мәктәпләрне яңа компьютерлар һәм укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү агымдагы елның 20 августына кадәр тәмамланырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте. Бу эш өчен “Абак” һәм ICL компанияләре җаваплы. Мәктәпләрне компьютер техникасы белән тәэмин итү өчен барган конкурста нәкъ шушы компанияләр җиңеп чыккан.
Билгеле булганча, 2010 елда “Укытучы елы”н уздыру кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, белем бирү учреждениеләрен яңа компьютерлар белән җиһазлау буенча “Мәктәпкә –компьютер”, педагогларга ноутбуклар бирү буенча “Укытучыга – компьютер” проектлары тормышка ашырыла. Әлеге проектлар өчен республика бюджетыннан 450 млн. сум акча бүленгән.
Аерым алганда, “Мәктәпкә – компьютер” проектына 250 млн. сум акча каралган. Бу акчага 10739 компьютер, мультимедияле җиһазлар белән 15 мобиль класс сатып алыначак, 375 мәктәптә Wi-Fi системасына үтеп керергә мөмкинлек бирүче аппаратура урнаштырылачак.
“Укытучыга – компьютер” проектын гамәлгә ашыру өчен, республика 200 млн. сум акча бирә. Министр сүзләренә караганда, быел Татарстан педагогларының өчтән берен ноутбуклар белән тәэмин итү көтелә. Әлеге педагоглар, бәйге нигезендә, мәгълүмати технологияләрне актив кертүче мәктәп коллективларыннан сайлап алынган. Шунысы мөһим: барлык предмет укытучылары да ноутбуклар белән тәэмин ителәчәк. Мәктәпләргә 12820 ноутбук китәчәк.
Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, мәктәпләрне яңа компьютер техникасы беән тәэмин итү “Татарстан Республикасында электрон белем бирү” мәгълүмати системасында эшләргә, ягъни “электрон журнал”, “электрон көндәлек” алып барырга, педагогик берләшмәләрдә һәм Интернет-форумнарда катнашырга, белемеңне арттырырга, интернет-ресурсларны кулланып, дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
Яңа техника белән тәэмин ителгәннән соң, республикада 11 укучыга бер компьютер туры киләчәк. Министр мораль һәм физик яктан тузган компьютерлардан арыну зарурлыгын билгеләп үтсә дә, Pentium III маркалы компьютерларны кабат куллану зарурлыгын да истә тотарга кушты.
Өч ел эчендә республика мәктәпләре тулысынча яңа компьютер техникасы белән җиһазландырылачак, барлык укытучыларга да ноутбуклар биреләчәк.