Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты чыгарылышы булды

Классик университет күләмендә макталган 16 факультетның 144 “иң-иң”нәре арасында татфакның да 8 вәкиле бар
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кичә Казан (Идел буе) федераль университетының (КДУ) татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе үткәрелде.

Татарстан башкаласы Казанның меңьеллык вакыйгасын билгеләп үткән елны классик университетның татар теле һәм әдәбияты; шуларга өстәп, тагын инглиз теле, немец теле, тарих бүлекләренә укырга керә алганнар, ниһаять, югары белемле белгеч булулары турында диплом алу бәхетен тойды. Биредә шулар үзенчәлекле: диплом алучылар арасында “кызыл” дипломга ия булганнар шактый, мәсәлән, “инглиз” белән “алман” бүлекләренең яртысы диярлек, һәм быел, беренче тапкыр буларак, факультет үсешенә һәм аны университет күләмендә танытуга зур өлеш керткәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Университетның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә театральләштерелгән һәм җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барган тантанада сүз алган факультет деканы Искәндәр Гыйләҗев кичәге студентларына коллегалар дип мөрәҗәгать итеп, диплом алулары белән котлады һәм зур тормышта үз урыннарын табып, намусларына һәм университет, факультетның югары исеменә тап төшерми, татар телен саклап, җәмгыятькә хезмәт итүләрен теләде. “Яшьләр, бу сезнең өчен генә түгел, без, укытучылар, өчен дә зур бәхет, чөнки хезмәтенең уңай нәтиҗәсен күрү һәркемдә шундый матур хисләр тудыра, сезнең уңышлар – ул безнең дә уңышлар”, - диде тарих фәннәре докторы, профессор И.Гыйләҗев һәм киләчәктә аларны факультет белән хәбәрләшеп торырга чакырды. Кафедра мөдирләреннән Әлфия Йосыпова исә яшь белгечләргә хезмәттә һәм тормышта бәхет юрады, Гөлшат Галиуллина, студент еллары турындагы хатирәләр гомернең иң матур вакыты буларак истә калсын, туплаган белемнәрегез сезгә хезмәт итсен, дип теләде, ә Таһир Гыйлаҗев бу вакыйганы моңсулык катыш шатлык дип атады, хезмәт юлларыгыз сикәлтәсез һәм игелекле булсын, бергәләп милләтебезгә хезмәт итик, диде. Коллегам дөрес әйтә, университетта уку еллары һәм аны тәмамлау гомернең иң истәлекле, иң үзенчәлекле һәм матур вакыты булып истә кала, төрле вакыт булгандыр, ләкин, яшьләр, сез аларның иң якты якларын гына хәтерегездә калдырыгыз һәм гомерегезнең ахырына кадәр саклый белегез, дип мөрәҗәгать итте өлкән укытучы-галимнәрдән Хатыйп ага Миңнегулов. “Кулларыгыздагы дипломда, шулай ук, ата-ана тырышлыгы, мәктәптә белем биргән укытучыларыгыз өлеше дә бар икәнен онытмагыз. Туган телебезгә, татар әдәбиятына, халкыбызга булган мәхәббәтне киләчәктә балаларыгызга, оныкларыгызга да җиткерә-сеңдерә белегез”, - дип үгет-нәсихәт бирде олуг галим.

Шунысын да билгеләп үтик: Казан университеты факультетларының 2010 елгы чыгарылыш курслары арасында иң яхшы яктан аерылып торган кичәге студентлар әлеге югары уку йорты порталында да аерым-аерым билгеләп үтелгән. Фотосурәтләре белән бирелгән материалдагы 144 шундый “иң-иң”нәр арасында татар филологиясе һәм тарихы факультетының да 8 вәкиле университет күләмендә мактала.