«Укуда аеруча уңышлары өчен» медалена быел Казанның 805 укучысы дәгъва кыла

Ләкин моңарчы әле дәүләт сынауларын уңышлы узасы бар...
Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин китергән мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласы мәктәп-гимназияләренең 9355 укучысы (узган елда 10811 иде) чыгарылыш кичәсенә әзерләнә.
16 майдан 23 июньгә кадәр 9, 11нче сыйныф укучылары дәүләт имтиханнары (шул исәптән БДИ, БРИ) тапшыра. Быел аларга сынауларны математика һәм рус теле буенча БДИ формасында узу мәҗбүри. Нәтиҗәдә, казанлыларның 481е - химиядән, 2725е - җәмгыять белеменнән, 1033е - Россия тарихыннан, 1117се – физикадан, 436сы – биологиядән һәм 9 меңнән артыгы рус теле белән математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. «Укуда аеруча уңышлары өчен» медалена исә быел 805 укучы дәгъва кыла. Шуларның 361е алтын медаль алыр өчен тырышса, 444е көмешкә өметләнә.