Азнакай укучысы республика конкурсында лауреат булган

Бәйге балаларда туган якка һәм телебезгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
(Азнакай, 6 май, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Казан шәһәрендә “Пушкин һәм Тукай йолдызлыгында” республика конкурсы узды. Анда Ислам Хәйруллин  уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Балаларда туган якка һәм телебезгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгедә Азнакай 7 нче урта мәктәбе укучысы Ислам Хәйруллин (укытучысы Фәйрүзә Ибраһимова) беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады.