Казанда “Тату сыйныф серләре” конкурсында зәйлеләр җиңде

Әти-әниләр һәм балалар бергәләшеп Җиңү бәйрәменә багышланган “Үлемсез полк” акциясендә катнашуга әзерлек эшләре алып баралар.

(Зәй,   6  май, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Казанда республика белем бирү учреждениеләренең әти-әниләр комитетлары арасында үзенчәлекле бәйгегә йомгак ясалды. “Тату сыйныф серләре” дип аталган әлеге конкурста Зәй районыннан да 4нче мәктәпнең 7 нче “А”сыйныфы әти-әниләр комитеты катнашып социализация юнәлешендә призлы урын алуга иреште. Хәзерге вакытта алар актив төстә мөһим миссияне тормышка ашыруда үз өлешләрен кертү белән мәшгуль. Әти-әниләр һәм балалар бергәләшеп Җиңү бәйрәменә багышланган “Үлемсез полк” акциясендә катнашуга әзерлек эшләре алып баралар. Бу шулай ук, мәктәп белән гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, патриотик хисләрне көчәйтүдә җитди роль уйнаучы гамәл, дип яза район газетасы

- “Үлемсез полк” акциясендә гадәттә түбәнрәк сыйныфларда укучылар катнаша. Ә менә безнең VII “А” сыйныфы укучылары әти-әниләре белән берлектә бу мәртәбәле йөрештә катнашуга зур теләк белән кушылдылар. Сыйныф сәгатьләрендә алар портретларны Георгий тасмалары белән бизәү, соңгы әзерлек эшләре белән мәшгульләр, - ди 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина.

Әти-әниләр комитеты әгъзалары Марина Донгузина, Ирина Сәлахова, Екатерина Соколова балаларына бу җитди эшне башкаруда теләп ярдәм итүләрен белдерәләр. Патриотик тәрбия, үз балаларыбызның батырлыгы буыннан-буынга күчәргә тиеш, ди алар. Әниләр “Хәтер вахтасы” составында улларының, ирләренең сугышта ятып калганнар сөякләрен казып алу эшендә катнашулары белән дә горурланалар.

Укучылар исә “Үлемсез полк” сафында каһарман ерак бабаларының портретлары белән катнашуны дулкынланып сөйли.

- Минем әнием ягыннан ерак бабам илне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашып һәлак булган. Димәк, мин җиңүчеләр нәселе дәвамчысы. 9 Май парадында мин ерак бабам рухы белән бергә атлаячагымны күзаллап шатланам, - ди Рамил Хәбибуллин.

Гомумән, үзе җитәкләгән сыйныф укучыларының “Үлемсез полк” акциясендә таләп итеп түгел, теләк белән катнашуларына сөенгән VII “А” сыйныфы җитәкчесе Вера Захарова патриотик тәрбиянең тиешле дәрәҗәдә бирелүе нәтиҗәсе, дип ассызыклый.