Чаллы мәктәбенең башкорт сыйныфына укучылар туплау бара

11нче мәктәптә башкорт теле «Туган тел һәм әдәбият» фәне кысаларында төрле яшьтәге балаларга укытылачак.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллының 11 нче мәктәбендә 1 сентябрьдән башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр өчен сыйныф ачыла. Бүген әлеге сыйныфка укучылар туплау буенча эш алып барыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чаллының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. 

«11нче мәктәптә 2010 елга кадәр башкорт сыйныфлары бар иде. Алар ябылды. Без сыйныфны яңадан ачу тәкъдиме белән Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Алар ярдәме белән башкортча укыту кабинеты җиһазландырылды, дәреслекләр, дидактик материаллар белән тәэмин ителде», — дип сөйләде ул.

Башкорт теле «Туган тел һәм әдәбият» фәне кысаларында төрле яшьтәге балаларга укытылачак. Рөстәм Хуҗин әлеге сыйныфка укучыларны туплау булмас дигән фикердә. «Хәзер шушы мәктәптә укучы балалар һәм ата-аналар белән сөйләшү алып барабыз. Дипломлы башкорт теле укытучыбыз бар. Укучылар тупланып бетсә, без сыйныфны ачарга әзер», — дип белдерде ул. 

Чаллы «Шоңкар» башкорт оешмасы рәисе Рәмилә Йосыпова әйтүенчә, аларның күбесе Башкортстанда зур заводлар булмау сәбәпле, эш эзләп, акча эшләү максаты белән бирегә күченгән.

«Башкорт мәктәбе булмау туган телебезнең югалуына китерә. Башкорт мәктәбе ябылган елны балалар бакчасыннан хәтта әтисе башкорт, әнисе рус милләтеннән булган катнаш гаилә балалары да чип-чиста итеп башкортча сөйләшкән төркем чыгарган идек. Шул 23 баланың кайсы-кая таралышты. Башкорт мәктәбе эшләсен өчен, аны шул елны ук ачарга кирәк иде. Бакчада бер төркем чыгу белән, икенчесен тупларга кирәк», — ди ул. 

Бүгенге көндә Чаллының балалар бакчаларында башкорт төркемнәре юк. 

Рәмилә Йосыпова башкорт телен яхшы белүче балаларның укуларын Уфаның Рәми Гарипов исемендәге гимназия-интернатында дәвам итү мөмкинлеге булуын әйтте. Шулай ук балаларга җәйге ял лагерьларына бушлай юлламалар бирелә.