news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар бакчаларына дежур төркемнәргә йөрүче балалар саны арткан

Рафис Борһанов мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында эшләүче төркемнәрдә балалар саны алга таба да артырга мөмкинлеген әйтте.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда балалар бакчаларына дежур төркемнәргә йөрүче балалар саны арткан. Бу турыда республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министры Татарстанда ата-аналары эшкә чыгарга мәҗбүр балалар өчен дежур төркемнәр эшләвен дәвам итүен әйтте.

«Алар республиканың тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган ата-аналарның балаларын кабул итә. Бүген андый балалар саны артты, чөнки эшкә чыккан татарстанлыларның өстәмә категориясе барлыкка килде. Бу исемлек алга таба да артачак дип уйлыйм», — диде Рафис Борһанов.

«Татар-информ» Казанның 25 балалар бакчасында төрле мәктәпкәчә оешмалардан балалар йөри торган төркемнәр оештырылуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100