news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изоляция чорында Казанда 26 балалар бакчасы эшли

Узган атна башында Казанда бакчаларга 1 мең бала китерелгән булган, атна азагына нәниләр 89га гына калган.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус аркасында изоляция чорында Казанның 26 балалар бакчасында 41 дежур төркем эшли. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гыйльфанов хәбәр итте.

«Балалар бакчалары аерым режимда эшли. Узган атнада балаларны бакчага китерү ихтыяҗы көннән-көн кими барды. 30 мартта һәр балалар бакчасында дежур төркем ачылып, 6 меңләп бала кабул итү планлаштырылган иде, ә чынлыкта 1 мең бала китерелде. Атна азагына нәниләр саны 89 га калган иде. Бүгеннән яңа төркемнәр ачылды. 26 балалар бакчасында 41 дежур төркем эшли. Бүген 368 бала китерелгән», — диде.

Рөстәм Гыйльфанов сүзләренчә, шәһәрнең барлык районнарында ачык балалар бакчалары бар. Алар ата-аналар мөрәҗәгатенә карап билгеләнгән. «Эшли торган якындагы учреждениене ата-аналар үз бакчасының мөдиреннән сораша яки үз районының кайнар линиясенә шалтыратып белешә ала. Телефон номерлары мэрия сайтында урнаштырылган», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100