420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Ел ахырына кадәр Россия мәктәпләрен Wi-Fi челтәренә тоташтыру планлаштыра, ул верификацияләнгән контентка керү өчен генә көйләнәчәк.
«Без балаларны, кызганычка, намуссыз максатларда кулланыла торган тискәре мәгълүматтан яклыйбыз, бу катгый рәвештә ярамый», — диде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов РИА Новостига биргән интервьюсында.
Аның сүзләренчә, ел ахырына кадәр барлык шәһәр мәктәпләре секундына ким дигәндә 100 мегабит, авыл мәктәпләре секундына 50 мегабит тизлекле интернетка тоташтырылачак.