КФУда Чернышенко вузлар базасында технопарклар булдыру мәсьәләсен өйрәнергә кушты

Россия вице-премьеры Татарстан Президенты белән Казан университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булды.

 (Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казан федераль университетында илебезнең югары уку йортлары базасында яңа тармакларны формалаштыруга ярдәм итә торган фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерү урыны буларак технопарклар төзү мәсьәләсен карарга йөкләде.

Россия вице-премьеры Татарстанга эш сәфәрендә Казан федераль университетының (КФУ) Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУ ректоры Илшат Гафуров университет тарихы һәм аның заманча казанышлары турында сөйләде. Ул шулай ук югары уку йортына үз университет технопаркы кирәклегенә игътибар итте. Аның сүзләренчә, узган ел ахырында Татарстан Президенты карары буенча Казан федераль университетына мондый технопарк булдыру өчен мәйдан бирелгән.

Гафуров шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкне оештыру турында телгә алды һәм хәзер өстенлекле дисциплинаара юнәлешләрнең берсе карбон полигоннарын һәм карбон фермаларын булдыру саналуын әйтте.

Казан университеты базасында, аерым алганда, «Планетада сыек углеводородлар запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәк ачылды. Моннан тыш, югары уку йорты «Планетадагы сыек углеводородлар запасларын рациональ үзләштерү» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәк оештыруда катнашучы оешмалар исәбенә керде. Дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәкләр РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча «Фән» илкүләм проекты буенча консорциумнар форматында төзелә.

РФ вице-премьеры шулай ук КФУда белгечләр әзерләү дәрәҗәсен бәяләде. Анда якынча 50 мең студент арасында 160 чит илдән килгән 11 мең укучы бар. «Әгәр монда шундый күләмдә чит ил студентлары килә икән, бу югары уку йортында сыйфатлы белем бирүләре турында сөйли. Бүген югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ бар, шул исәптән Россия фәнендә дә. Татарстанда лаеклы һәм кызыклы эш табарга була», — диде ул.

Моннан тыш, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары карбон полигоннары системасы проектын гамәлгә ашыруны билгеләде. Ул 2022 елга кадәр климат үзгәрүгә җайлашу чараларының илкүләм планында каралган.