Казанда туган тел һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсы уза

Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында Татарстан районнарыннан 79 педагог һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 10 туган тел һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казанда 30 март -1 апрель көннәрендә 27нче татар гимназиясе базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классының йомгаклау этабы үткәрелә. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 1 апрельдә 9.00 сәгатьтә гимназиядә узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы заманча тел белеме бирү сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнарының берсе булып тора. Ул федераль законнар, Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясе белән билгеләнгән.

Конкурс «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019-2020 уку елына эш планы нигезендә үткәрелә.

Конкурсның төп максаты - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында Татарстан муниципаль районнарыннан 79 педагог һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 10 туган тел һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы узачак.

Конкурс 2012 елдан бирле үткәрелә.