news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентлары яхшы укыган өчен транспорт гранты алырга мөмкин

Гаризалар 2021 елның 6 декабренә кадәр кабул ителә.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Транспорт гранты — 2021» республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә. Студентлар транспорт чыгымнарына тоту өчен акча ота ала.

«Бәйгедә катнашу өчен көндезге бүлектә укучы булырга һәм «бик яхшы» билгеләренә укучы, фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади яки спорт эшчәнлекләрендә активлык күрсәткән, академик бурычлары булмаган укучы» категорияләренә туры килергә кирәк», — дип аңлата оештыручылар.

Гаризаны 2021 елның 6 декабренә кадәр сайтта бирергә була. Бәйге нигезләмәсе белән «ВКонтакте» да рәсми төркемдә танышырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100