Бүген “Шигъри Сабантуй”ның җиңүчеләре билгеле булды

Аларны ике - “Яшь батыр” һәм “Сабантуй батыры” - номинацияләрендә бүләкләделәр

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген Казан Федераль университетының филология һәм сәнгать институтында “Шигъри Сабантуй” бәйрәме узды. Ул быел тугызынчы тапкыр үткәрелде. Сабантуй бәйрәмендәге кебек үк, биредә дә иң көчлеләрне һәм сәләтлеләрне ачыкладылар.
Башкортостан, Пенза, Удмуртия һәм Татарстаннан барлыгы 117 яшь шагыйрь биредә көчен сынап карарга теләк белдергән. Алар арасында мәктәп укучылары да, студентлар да бар.
“Чараның төп максаты - яшьләр арасында талантларны барлау. Иҗат кешесенә бүген тормыш итәргә авыр, шуңа яшьләрнең иҗаттан күңеле сүрелергә мөмкин. Тагын бер максатыбыз – татар теленә хөрмәт уяту, катнашучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү”, - дип ассызыклады “Шигъри Сабантуй” бәйгесенең оештыручысы, язучы Халисә Ширмән.
Катнашучылар язган шигырьләргә бәяне әдәбият белгечләре, шагыйрьләр һәм тәнкыйтьчеләр биргән. Бәйге кагыйдәләре буенча, конкурсантлар шигырьләрен сәхнәгә дә чыгып укырга тиеш. Ләкин оештыручылар сүзенә караганда, шигырьнең камиллеге генә тикшерелә һәм исәпкә алына , уку осталыгын бәяләү – конкурс кагыйдәләренә керми.
Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнде: мәктәп укучыларына “Яшь батыр”, студентларга “Сабантуй батыры” исемнәре бирелде.
“Язучылар берлегендә үзара сөйләшкәндә, еш кына пошаманга биреләбез. Киләчәктә әдәбиятка яшьләр килерме – бу сорау безне шактый борчый. Бәйгедә катнашучыларның әсәрләрен укып, татар шигърияте киләчәктә дә яшәячәк әле дигән нәтиҗәгә килдем. Яшьләрдә өмет бар”, - дип белдерде шагыйрь Рәмис Аймәт үз чыгышында.
“Сабантуй батыры” номинациясендә 3 нче урынны алган, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультеты студенты Әлфидә Кансурина фикеренчә, бәйге файдалы һәм кирәкле, әмма аны киң җәмәгатьчелеккә чыгару өчен, тиешле дәрәҗәдә рекламалау җитми. “Бәйге турында, Казанга барып кайткан дустымнан очраклы рәвештә генә белеп алдым. Шигырьләремне татар теленә тәрҗемә итеп җибәрдем. Татарстан яшьләре белән үземнең көчемне сынап карыйсым килде. Шагыйрьләрнең шигырь укый торган мәйданнары булырга тиеш. Бу бәйгене оештырып бик дөрес эшләгәннәр. Ләкин, кызганычка каршы, аның хакында яхшылап бар җирдә дә белеп бетермиләр. Кешеләрне күбрәк җәлеп итсеннәр иде”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.
Бәйгедә катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләрнең исемлеге түбәндәгечә:
“Яшь батыр” номинациясе
1 урын – Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айзилә Хәбибрахманова
2 урын – Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 10 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Исламова
2 урын – Саба районы Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Альмира Дәүләтова
3 урын –Казан шәһәре Яңа Савин районы177 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Камилә Якупова
3 урын – Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицееның 9нчы сыйныф укучысы Гыйззәтуллина Әдилә
3 урын – Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Гүзәл
“Сабантуй батыры” номинациясе
1 урын – Дания Нәгыймуллина, Казан кооперация институты студенты
2 урын – Эльнар Байназаров, КФУ студенты
2 урын – Ләйлә Хәбибуллина, КФУ студенты
3 урын – Алсу Нургатина, КФУ студенты
3 урын – Әлфидә Кансурина, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университеты студенты