Кукмара районының Югары Арбаш урта мәктәбенә Газизуллин Әхмәдулла Һади улы исеме бирелде

Ул - Россия һәм ТАССРның атказанган урманчысы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Югары Арбаш урта мәктәбенә авылның күренекле шәхесе, биология фәннәре кандидаты, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Югары мәктәпнең Халыкара фәннәр академиясе академигы, Россия һәм ТАССРның атказанган урманчысы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Газизуллин Әхмәдулла Һади улы исеме бирелде.

Әхмәдулла Газизуллин Түбән Арбаш авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Стәрлетамак урман мастерлары курсында укый һәм 1945 елда Саба урман хуҗалыгының Мишәбаш урманчылыгына эшкә урнаша. Лубян урман техникумында укып, кулына диплом алган егетне Алтай өлкәсенә җибәрәләр. Анда ул урманчы ярдәмчесе буларак хезмәт куя, бераздан туган якларына кайтып, Йошкар-Ола шәһәрендәге урман-техник институтына укырга керә. Яшь белгечне Лубян урман хуҗалыгы техникумына укытучы итеп билгелиләр. Бер ел мөгаллимлек иткәннән соң, Әхмәдулла Һади улы Биләр урман хуҗалыгына урманчы булып урнаша, алга таба Кама урман хуҗалыгының баш урманчысы дәрәҗәсенә күтәрелә.

1961 елдан тормыш юлын чын мәгънәсендә фән белән бәйли ул: Йошкар-Олада аспирантура тәмамлый, Яшел Үзән урман хуҗалыгына кайтып, туфрак-химия лабораториясе оештыра, эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара. Казан дәүләт университетында “Татарстан АССРдагы Каманың түбәнге тирәлегендә урман һәм аны дөрес куллану” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган Әхмәдуллага “Татарстан АССРның атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем бирелә. Мари дәүләт техник университетында эшләү чорында Әхмәдулла Газизуллин доцент дәрәҗәсенә күтәрелә, 1994 елда докторлык диссертациясе яклап, Халыкара Югары мәктәпләр фәннәр академигы итеп сайлана, ике елдан профессор була.

Әхмәдулла Газизуллин - бик күп фәнни хезмәтләр авторы да. Аның 3 монографиясе, 20дән артык язмасы басылып чыга, Америкада инглиз телендә 7 өлештән торган фәнни эше дөнья күрә. Россиядә беренчеләрдән булып, агачларны сирәкләп кисү алымнарын һәм тәҗрибәсен дөньяга тарату өчен тәкъдим ясаучы да әле ул. Әхмәдулла аганың Казан Авыл хуҗалыгы академиясендә урман хуҗалыгы факультетын ачу инициативасын тормышка ашыруда да өлеше зур.

Бүгенге көндә дә чын күңеленнән яраткан эшендә хезмәт куючы Әхмәдулла Газизуллин тантанага үзе дә кайткан иде. Чыгышында Югары Арбаш авылыннан бик күп урманчылар үсеп чыгуын билгеләп үтте, мәктәпкә үзенең исемен бирүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуровлар исә Югары Арбаш урта мәктәбенең районда алдынгы урында булуын ассызыклап, киләчәктә уку йортының экология, биология, урман хуҗалыгы юнәлешендә лидер булуына өметләнүләрен белдерделәр, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.