Апас районы Борнаш урта мәктәбе укучысы Бөтенроссия конференциясендә җиңү яулады

Ул өченче дәрәжә Дипломга лаек булды.

(Апас, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Борнаш урта мәктәбенең 11 класс укучысы Динара Мингалиева җиңү яулады, дип яза җирле басма.

Казанда Лев Толстой исемендәге Бөтенроссия конференциясе узды. Биредә укытучысы Альбина Миннебаева житәкчелегендә Борнаш урта мәктәбенең 11 класс укучысы Динара Мингалиева да катнашты. Ул өченче дәрәжә Дипломга лаек булды.