«Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә Төмән укытучысы җиңде

Абсолют җиңү өчен көрәштә Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова да катнашты.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген, Укытучылар көнендә, «Россия — Минем тарих» Мәскәү тарихи паркында «Россиянең ел укытучысы-2021» бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Төмән өлкәсе Төмән шәһәреннән физика укытучысы Екатерина Костылева җиңүгә лаек булган.

Җиңүче укытучыны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры, бәйгенең Зур жюри рәисе Виктор Садовничий игълан иткән. Тантаналы чарада РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашкан.

Бәйгедә призерлар исемлегенә эләккән биш укытучы өчен йомгаклау сынавы итеп матбугат конференциясе оештырылган иде. Конкурсантлар танылган җәмәгать эшлеклекләре, актерлар, ата-аналар һәм педагоглар сорауларына җавап бирде.

Биш призер исемлегендә Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова, Мәскәүнең Капцовлар исемендәге 1520 нче мәктәпнең физика укытучысы Артём Барат, Төмән шәһәре 16 нчы гимназиясенең физика укытучысы Екатерина Костылева, Хабаровск шәһәренең тарих укытучысы Дмитрий Морозов, Ставрополь шәһәренең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Шрамко. 

Җиңүче 10 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда бүләкләнәчәк. 2021 ел укытучысына конкурсның төп призы — Зур бәллүр пеликан тапшырылачак. Шулай ук, җиңүче укытучы Россия мәгариф министрының иҗтимагый башлангычта киңәшчесе булачак.

Бәйге быел Ростов-на-Дону шәһәрендә үтте. Узган елда конкурста Ростов өлкәсе укытучысы җиңгәнгә күрә, быел бәйгене оештыру хокукы Ростов-на-Донуга бирелгән иде. Укытучылар өчен үткәрелгән сынау этапларын яктыртуда «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.