Әгерҗе районының Кичкетаң мәктәбендә укучылар укытучыларга дәрес бирде

Унберенче сыйныф укучылары арасыннан директор, урынбасарлары һәм укытучылар сайлап алынды.

(Әгерҗе, 5 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Укытучылар көне алдыннан, традиция буенча, Әгерҗе районы Кичкетаң мәктәбендә үзидарә көне узды. Анда 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Унберенче сыйныф укучылары арасыннан директор, урынбасарлары һәм укытучылар сайлап алынды.

Өлкән сыйныф укучылары зур шатлык белән укытучылар ролен үз өстенә алды. Барлык дәресләр дә югары дәрәҗәдә үтте. Көн дәвамында балаларның бер генә буш минуты да юк иде.

Директор-дублер Коробейников Тимурга аерым рәхмәт. Аңа барысы өчен дә җавап бирү авыррак булды. Тимур бик тырышты, ярдәмчел, сабыр, таләпчән була белде, шуңа күрә барысы да бик әйбәт үтте.

Укытучылар да, укучылар да онытылмас тәэсирләр алды.