Ютазы районында профессор Фәһимә Хисамовага истәлек тактасы куелды

Истәлек тактасы күренекле авылдашларның истәлеген саклау, киләчәк буынга тапшыру максатыннан куелды.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туып үскән, профессор Фәһимә апа Хисамовага истәлек тактасы ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чарада район вәкилләре, укучылар, укытучылар, кунаклар катнашты. Истәлек тактасы күренекле авылдашларның истәлеген саклау, киләчәк буынга тапшыру максатыннан куелды.