Бакуда «Татарча диктант»ка әзерләнәләр

Акция хатасыз язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерә белү өчен оештырыла.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 19 октябрьдә Бакуда Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллегендә татар телендә язу грамоталыгын тикшерү буенча «Татарча диктант-2019» акциясе узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция хатасыз язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Теләге булган һәркем татар телендә диктант язып, үз белемен тикшереп карый алачак.