Азнакайның иң яхшы укытучыларын бүләкләделәр

Аларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.

(Азнакай, 5 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Укытучылар көне алдыннан Азнакай 1 нче урта мәктәбендә һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңгән һәм призлы урыннар яулаган район педагогларына бүләкләр тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм алга таба да уңышлар теләде.