Теләче дә укытучылар көнен билгеләп уздылар

Мөгаллимнәрне район җитәкчелеге, татар эстрада йолдызлары Салават Миңнеханов, Гүзәлем тәбрикләде.

(Теләче, 5 октябрьь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова) 4 октябрь көнне район мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Чарага килүче райондашларыбыз иң элек Халыкара укытучылар көне уңаеннан үткәрелүче “Укытучыңны тәбрик ит” акциясе кысаларында, яраткан укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләп, рәхмәт хисләрен җиткереп открыткалар яздылар. Әлеге акциягә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та кушылып, җылы теләкләрен, тәбрикләү сүзләрен кәгазь битенә төшерде. Дөрестән дә, укучыларның рәхмәтен ишетү- укытучы өчен иң зур бүләк! дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Бу көнне район мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәдә ниләр генә юк иде. Районыбыз мәктәпләре үзләренең бар булган фантазияләрен эшкә җиккән. Көзге нигъмәтләрдән ниләр генә эшләмәгән иделәр. Үзәк урта мәктәбе коллективы исә конфет эченә теләкләр язган иде.

Районыбыз мөгаллимнәрен муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тәбрикләде.

-Бүген мин тамаша залында беренче укытучым Тәнзилә Шәрәфиеваны күрдем. Бик күңелле күренеш. Бәйрәм көнендә без хәреф танырга өйрәткән укытучыларыбызны, сыйныфташларыбызны искә алабыз. Укытучы хезмәте бик тә җаваплы, рәхмәтле һөнәр. Соңгы елларда мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә.

Тантаналы чара барышында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова да укытучыларны Халыкара укытучылар көне белән котлады. “Һәрбарчагызга бәхет, сәламәтлек телисе килә. Бүгенге чарада сезгә һөнәри осталык һәм балаларга мәхәббәт, юмор хисе, булдыклылылыгыз өчен, кыен хәлләргә очраганда да йөзегездә елмаю китмәгән өчен бишле билгеләре куям”,- диде ул.

Хезмәттә уңышка ирешкән район укытучылары сәхнә түрендә бүләкләнде. Ветеран укытучылар да читтә калмады, аларга да истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәм чарасы татар эстрада йолдызлары Салават Миңнеханов, Гүзәлем башкаруында җырлар белән үрелеп барды диелә район хәбәрендә.