Казанда галимә Альта Мәхмүтова китаплары тәкъдим ителә

Татарстан Милли китапханәсе оештырган тәкъдим итү чарасы галимәнең 80 яшьлеге уңаеннан оештырыла.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында танылган галимә, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан, аның "Бәзәкәм, туган бишегем" һәм "Колыбель моя, Бизяки" дип аталган яңа китапларын тәкъдим итү чарасы узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллин хәбәр итте. 

Әлеге хезмәтләр Альта Мәхмүтованың соңгы унике ел эчендә дөнья күргән тугыз китабының 2016 һәм 2017 елларда “Яз” нәшриятында басылганнары, ди проект авторлары.

Белешмә өчен: Альта Мәхмүтова – Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты, 1967-2010 елларда Казан университетында укытучы, доцент, хәзер лаеклы ялда. Альта ханым XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы татар тарихының мөһим вә катлаулы сәхифәләрен яктырткан галимә буларак киң җәмәгатчелеккә яхшы таныш. Аның рус телендә басылып чыккан “Лишь тебе, народ, служенье...” (“Әйдә халыкка хезмәткә...”) дип исемләнгән китабы, мәгърифәтче Нигъмәтуллин-Бубилар гаиләсе әгъзаларының язмышы һәм эшчәнлеген тасвирлау аша XX йөздә татар иҗтимагый хәрәкәтенең үзенчәлеге, җәдитчелекнең асылы хакында уйлануларга этәрүдән тыш, бу проблемаларны өйрәнү чикләрен киңәйтте, идеологик пәрдәләрне ачып, аерым бер гыйльми юнәлешкә нигез салды.

Китапханәдә узачак чарада юбилярның коллегалары, укучылары һәм якыннары катнашачак.