Казан укучысы математика буенча халыкара олимпиадада абсолют җиңүче булды

Шәһәрнең тагын берничә укучысы «Туймаада» олимпиадасы дипломнарын алды.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Казан укучысы «Туймаада» XXVIII Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасында абсолют җиңүче булды. Математика өлкәсендә иң яхшысы дип IT-лицейның 10нчы сыйныф укучысы Регина Сабирҗанова танылды. Аннан тыш, Россия командасы составында Казанның һәм Чаллының биш мәгариф оешмасыннан 10 укучы чыгыш ясады.

Илнең әйдәп баручы интеллектуаль конкурсларының берсе 26 июльдән 3 августка кадәр дистанцион форматта Индонезия, Болгария, Казахстан, Румыния, Сингапур һәм Россиядән 200дән артык укучы катнашында узды.

Балалар төгәл фәннәр — математика, информатика һәм физика буенча белемнәрдә көч сынаштылар. Ике көн дәвамында 5 сәгать дәвамында алар жюри тарафыннан рус һәм инглиз телләрендә әзерләнгән оригиналь мәсьәләләрне чиштеләр, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Нәтиҗәдә математика буенча олимпиадада җиңүче дип Регина Сабирҗанова танылды. I дәрәҗә диплом белән Казан шәһәре Мәскәү районының 2нче лицей-интернатының 9нчы сыйныф укучысы Андрей Евстафьев һәм Н.И. Лобачевский лицееның тугызынчы сыйныф укучысы Раил Ягъфәров бүләкләнде.

Олимпиаданың II дәрәҗә дипломы белән Вахитов районының «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгенең 9нчы сыйныф укучысы Тимур Гыйззәтуллин һәм Яр Чаллының 26нчы гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы Яна Магизова билгеләнде.

III дәрәҗә дипломны Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның тугызынчы сыйныф укучысы Әсгать Хөснуллинга һәм IT-лицейның 8нче сыйныф укучысы Арсений Устиновка тапшырдылар. Информатика буенча олимпиада нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә диплом белән IT-лицейның 10нчы сыйныф укучысы Егор Шевченко бүләкләнде.