news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил студентлары ике атналык изоляциядән соң гына укырга кертеләчәк

Студентлар Россиягә килгәннән соң уникенче көнне коронавируска тест тапшырырга тиеш булачак.

Чит ил студентлары ике атналык изоляциядән соң гына укырга кертеләчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Чит ил студентларын Татарстан югары уку йортларына ике атналык изоляциядән соң гына кертәчәкләр. Студентлар Россиягә килгәннән соң уникенче көнне коронавируска тест тапшырырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

«Чит ил студентларына уку процессына бары тик 14 көнлек изоляциядән һәм Россия территориясенә килгәннән соң 10 — 12нче көнне тикшеренү уздырганнан соң гына кертеләчәк», — диде Трофимова.

Югары уку йортлары студентларының төрле төркемнәрен мөмкин кадәр аерырга һәм һәрберсенә аерым бүлмә беркетелергә тиеш, дип өстәде ул.

Тулай тораклар өчен дә яңа таләпләр барлыкка килде. Студентларны урнаштыру алдыннан генераль җыештыру ясалырга, гомуми кулланылыштагы урыннарда антисептиклар булырга тиеш һәм кергәндә температураны контрольдә тоту күзәтү мәҗбүри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100