Түбән Камада дүрт балалар лагеры ачылды

Түбәк Кама районында калган лагерьлар җәй буе буш торачак

 (Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада «Заря», «Камский Артек», «Юность» һәм «Олимпиец» балалар сәламәтләндерү лагерьлары ачылды. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять сәбәпле, быел балаларның җәйге ялы оештырылу икеле иде, әмма сезон барыбер ачылды. 1 июльдә «Заря» һәм «Камский Артек» лагерларында беренче сменалар башланды.

«Камский Артек» лагере зур реконструкциядән соң бу җәйдә беренче тапкыр ачылды. Беренче сменада ял итәргә 86 бала китте.

Яңа лагерьда балалар ялы «Артек» лагере форматында оештырыла. Нәкъ менә аннан Түбән Камага җирле хезмәттәшләрен кирәкле күнекмәләргә өйрәтү өчен ике әйдаман килгән.

Быел «Заря» Түбән Кама районының 350 баланы кабул итәчәк. Бу үткән ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк. Быел җәй «Юность» һәм «Олимпиец» лагерьлары да ачылачак. Бу җәйдә калган лагерьлар буш торачак. Быел җәй көне лагерьларда 3 меңгә якын бала ял итәр дип планлаштырыла.