Мамадыш политехника көллиятендә кабул итү кампаниясе башланды

Пандемия аркасында абитуриентлар гаризаны берничә ысул белән бирергә мөмкин, укырга аттестат билгеләренә нигезләнеп кабул итәләр.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Мамадыш политехника көллиятендә кабул итү кампаниясе башланды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Кабул итү комиссиясе билгеләп үткәнчә, хәзерге кампания уникаль: абитуриентлар гаризаны берничә ысул белән бирә ала, укырга аттестат билгеләренә нигезләнеп кабул итәләр.

Булачак студентлар, пешекче-кондитер, автомеханик, гомумтөзелеш эшләре осталары яки штукатурга өйрәнү өчен сигез юнәлешенең берсен сайларга мөмкин. Абитуриентларга шулай ук яңа белгечлек — «авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» тәкъдим ителде.

Документларны дистанцион рәвештә һәм кабул итү комиссиясе пунктында иртәнге сигездән кичке сәгать дүрткә кадәр һәм Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп бирергә мөмкин.

Быел политехника көллияте 159 студент чыгарды. Дипломнар тапшыру тантанасы бәйрәм концертыннан башка узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары, чират тәртибендә, урта һөнәри белем турында диплом алды.