Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укырга теләүчеләр саны арта бара

Быел ТДГПУның көндезге бүлегенә 2106 студент кабул ителәчәк

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Югары уку йортларында чын мәгънәсендә кызу урак өсте. Республикадагы кайсы гына вузны алма, инде иртәнге яктан ук аларның кабул итү комиссияләре ишек төбендә озын чиратлар тезелгән булыр. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының да кабул итү комиссиясе көн дәвамында республикабыздан гына түгел, Россиянең чит төбәкләреннән дә килгән һәм нәкъ менә шушы бай тарихлы, дәрәҗәле уку йортында белем алырга теләгән егет һәм кызлардан документлар кабул итү белән мәшгуль.
Быел ТДГПУ ның 11 факультетында 65 белгечлек буенча бюджет, килешү, максатчан һәм кыскартылган формада укуга 2106 кеше кабул ителәчәк. Шуның 851-е – федераль бюжеттан финанслана. 174 студент исә максатчан әзерлек буенча белем алачак. 1280 урын – килешү(түләп уку) нигезендә.
Читтән торып уку бүлегендә быел 977 урын бар. Анда 202 студент федераль бюджеттан финанслауга исәп тота ала, дип хәбәр итә вузның җәмәгатчелек белән элемтә бүлеге белгече Сөләйман Нәҗмиев.
ТДГПУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Рөстәм Миннәхмәтов сүзләренә караганда, быел узган ел белән чагыштырганда, әлеге югары уку йортына укырга керергә теләүчеләр саны артуга таба бара. Дөрес, әле төгәл нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк. Шулай да аерым белгечлекләрне сайлаучыларга килгәндә, әйтик, биоэкология белгечлегенә инде 5 июльдә үк 200, инглиз теле һәм көнбатыш телләр укытучысы булырга телүчеләрдән 238, физкультура һәм иминлек нигеләре мөгаллимлегенә 113, тарих һәм инглиз теле белгече булыр өчен 135 гариза кабул ителгән. Гомумән алганда, узган ел белән чагыштырганда, көндезге бүлеккә, атна башы мәгълүматлары буенча 300 гаризага күбрәк кабул ителүен күрергә мөмкин. “Без моны ТДГПУның Россия вузлары арасында ирешкән уңышлары, аның белән кызыксыну елдан-ел арта баруга бәйлибез. Аннан соң “Укытучы” дигән мәңгелек һөнәргә янә игътибар көчәйде. Чит төбәкләрдән дә килеп бездә белем алырга теләүчеләр кимеми. Безнең югары уку йорты галимнәре ел дәвамында урыннарга чыгып, турыдан-туры мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашулар уздырды. Андый очрашулар коры әңгәмәләрдән генә тормыйча, булачак студентларга бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча гамәли ярдәм күрсәтелде. ТДГПУ белән республикабызның Саба, Кукмара һәм Балык Бистәсе районнары арасында уртак хезмәттәшлек турында килешүләр дә имзаланды һәм шуның нигезендә киңкырлы эш алып барыла. Федераль университет базасына кушылуыбыз да ТДГПУның дәрәҗәсе тагын да үсүгә этәргеч бирә”, - ди вуз ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов.
Абитуриентлар арасында уздырган сораштырулардан аңлашылганча, башка югары уку йортларына караганда, нәкъ менә ТДГПУны өстен күрүләрен, документларының төп нәсхәләрен дә шушы вузга бирүләрен әйтәләр.
Казаннан Маргарита: “Танышларым, укытучылар һәм әти-әниләрем дә ТДГПУ ны сайларга киңәш иттеләр. Әлеге югары уку йортын иң саллы вуз дип бәялиләр”, - ди.
Юлия исә педагог һөнәренең мәңгелек булуын һәм киләчәктә ТДГПУда белем алып инглиз теле укытучысы булырга теләвен әйтә.
Кайбыч районыннан Илнур, “Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын туган телебездә рәхәтләнеп аралаша торган, милли тәрбиянең төп үзәгенә әйләнгән, иң сыйфатлы белем бирә торган югары уку йорты булуы хакында һаман сөйләп торалар. Нигә әле миңа да әлегедәй мөмкинлекләрдән файдаланмаска һәм һичшиксез, шушы уку йортында уку бәхетенә ирешү өчен омтылачакмын” – ди.
Яшел Үзән районыннан Алсу, “ ТДГПУ Казан (Идел буе) федераль универстетына кушыла. Һәм мин дә укытучы һөнәренә ия дигән федераль дәрәҗәдәге диплом алачакмын” – дип өметләнә.
Гомумән, документларын ТДГПУга тапшырырга килүчеләрнең күпчелеге укытучы булырга һәм киләчәктә алган белгечлекләре буенча эшләргә теләүләрен зур ышаныч белән белдерәләр.
Әйе, бу абитуриентлар олы сынау алдында. Алда конкурслар, кайбер төр сынау имтиханнары. Көндезге бүлеккә кабул ителү турында соңгы һәм төп нәтиҗәләр 10 августта билгеле булачак. Читтән торып уку бүлегенә һәм магистратурага документлар кабул итү 5 августта төгәлләнә. Быел эшләп укырга теләүчеләр саны да артуга таба баруын ассызыклыйлар кабул итү кампаниясендә.