news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәхси балалар бакчаларына ташламалы сертификатлар кертүне тәкъдим иттеләр

Башкортстанда ата-аналарга шәхси балалар бакчасында урын алу хокукын бирүче сертификатлар практикасын кулланалар.

Татарстанда шәхси балалар бакчаларына ташламалы сертификатлар кертүне тәкъдим иттеләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов урын булмау сәбәпле, балалары дәүләт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә эләгә алмаган ата-аналарга шәхси балалар бакчаларында урыннар алырга мөмкинлек бирүче сертификатлар кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында белдерде.

Баланы шәхси балалар бакчасына йөртү 12 меңнән артыгракка төшә, дип белдерде Тимур Ногманов. «Акчаларның күп өлеше ата-аналардан алына, ягъни күп өлешен тулысынча алар финанслый. Катлаулы икътисади хәлне исәпкә алып, бүген кайбер төбәкләрдә булган тәҗрибә буенча шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын алу хокукын раслаучы сертификатларны гамәлгә кертү мәсьәләсенә игътибар бирергә тәкъдим итәбез. Ягъни, әти-әнинең баласын шәхси яки дәүләт балалар бакчасына бирүе мөһим түгел, ул якынча шул ук сумманы түләячәк һәм шул ук хезмәтне алачак», — диде район башлыгы.

Нагуманов әйтүенчә, проект икътисади яктан максатчан, чөнки 200 сертификат алуга чыгымнар елына 18,7 млн сум тәшкил итә. Ә 200 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасын төзү, ким дигәндә, 200 млн сумга төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100