news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар студиясендәге татарча дәресләргә Казан балалар бакчалары да кушылды

Дәресләрдә барлык балалар да бушлай катнаша ала.

Балалар студиясендәге татарча дәресләргә Казан балалар бакчалары да кушылды

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ нең балалар медиалабораториясе һәр җомга көнне сәгать 10.00 да рәсем дәресләре үткәрә. Әлеге татарча дәресләргә Казан балалар бакчалары да кушылды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Салават күпере» журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпова төрле алымнарны кулланып рәсем ясаганын балалар күзәтеп тора, баш мөхәррир Зилә Хөснетдинова татарча сөйләп-аңлатып бара. Дәресләрдә барлык балалар да бушлай катнаша ала. Алар онлайн рәвештә zoom һәм инстаграмда @salavatkupere аккаунтында туры эфир аша бара. 3-8 яшьлек балалар өчен кызыклы булачак.

«Салават күпере»нең әлеге татарча дәресләренә кушылыр өчен, Whatsаррта https://chat.whatsapp.com/LQSGVoMo3XP7GdoLh4kZB4 сылтамасы аша группага керергә кирәк. Төркемдә дәрес саен кирәкле булган әсбаплар исемлеге тәкъдим ителә һәм сылтамалар куела.

Кызыксынучылар өчен июнь аена план тәкъдим ителә.

12.06.2020 «Күбәләк» рәсеме

Кирәк була: гади карандаш, ак кәгазь бите, балавыз карандаш (восковые мелки), акварель буяу, пумалалар.

19.06.2020 «Су асты дөньясы» рәсеме

Кирәк була: гади карандаш, ак кәгазь бите, шәм, акварель буяу.

26.06.2020 «Компот ясыйбыз»

Кирәк була: гади карандаш, ак кәгазь бите, кайчы, алма яки армут (штамп өчен), кайчы, акварель буяу, пумалалар.

3.07.2020 «Песи белән сәяхәт» (машинада утырган песи рәсеме ясыйбыз)

Кирәк була: ак яки гади кәгазь бите, гади карандаш, пастель, пумалалар.

«Балалар студиясендә „Сабантуй“ журналы да һәр пәнҗешәмбе сәгать 10да башлангыч мәктәбе укучылары өчен төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәтә. Кушылыгыз, җәйге каникуллар кызыклы һәм файдалы булсын», — ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100